World News in Tatar

Әтнә районының алтынчы мәктәбендә «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды

«Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында «Үсеш ноктасы» үзәге Әтнә районы Бәрәскә урта мәктәбендә дә эшли башлады. Бу хакта «Әтнә таңы» хәбәр итә.

«Үсеш ноктасы» Мәгариф министрлыгы тарафыннан 2019 елда төзелгән уникаль проект. Бүгенге көндә районның Олы Әтнә, Күңгәр, Күәм, Олы Мәңгәр мәктәпләрендә әлеге проект эшли. Бәрәскә урта мәктәбендә дә физика, химия, биология фәннәрен үзләштерү өчен мөмкинлекләр артты, дияргә була.

Проект кысаларында бүлмәләр эшләнә, яңа җиһазлар кайта. Без өметләнәбез, безнең балалар бу яңа җиһазларны кулланып, аларда эшләп, укып нәтиҗәләре әйбәтрәк булыр дип. Бу җиһазлар фәкать биология яки физика фәне буенча гына кайтса да, без аларны дәрестән тыш вакытларда – түгәрәкләрдә кулланабыз», – диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рафис Фатыйхов.

Хәер проектның төп максаты да – барлык укучыларга, яшәү урыннарына карамастан, сыйфатлы һәм конкурентлыкка сәләтле белем алуга тигез мөмкинлекләр бирү. Шунысын да әйтергә кирәк, «Үсеш ноктасы» белем бирү сыйфатын арттыруга шартлар тудыра, укучыларның физика, химия, биология фәннәрен үзләштерү өчен мөмкинлекләрен арттыра, табигый-фәнни һәм техник юнәлештә өстәмә белем алу мөмкинлекләрен киңәйтә.

Комыргуҗа урта мәктәбендә яңа җиһазлар белән баетылган химия, биология, физика сыйныфларын карап йөргәндә, андагы матурлыкка, мөмкинлекләргә сокландык. Алга таба «Үсеш ноктасы» үзәге укучыларны яраткан сыйныфына әверелер, дип ышанасы килә.

Читайте на 123ru.net