World News in Tatar

Танылган татарстанлылар Белем көнендә «Өйрәтәләр мәктәпләрдә» җырын башкарды - видео

Татарстан педагоглары, музыкантлар, спортчылар һәм махсус хәрби операция ветераннары, «Өйрәтәләр мәктәпләрдә» җырын башкарып, мәктәп укучыларын Белем көне белән котлады. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында шуның видеосы белән уртаклашты.

«Белем көне белән, дуслар! Кызыклы һәм шатлыклы ачышлар телим. Яңа уку елы яңа белемнәр һәм бик күп мавыктыргыч вакыйгалар алып килсен!» - дигән теләкләрен җиткерде республика җитәкчесе һәм аларны «быел мәктәпкә бер көнгә соңрак барырга туры киләчәге» белән тәбрик итте.

Танылган җырны рус һәм татар телләрендә «Волга-Волга» вокаль-инструменталь ансамбле лидеры Антон Салакаев, Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова, махсус хәрби операция ветераны, «Добробат» төркеме лидеры Иван Хомяков, ВМХ-фристайл буенча Россия чемпионы Ирек Ризаев, ТР Дәүләт камера хоры җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Тәминдарова, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова, җырчы Илгиз Шәйхразиев, Татарстанның атказанган артисты Марина Карпова һәм Иннополис лицееның математика укытучысы Арман Костанян башкарды.

Читайте на 123ru.net