World News in Tatar

Көзнең беренче көнендә Татарстанда +23 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Бүген, 1 сентябрьдә, Татарстанда янә коры, кояшлы һәм җылы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада бераз болытлы булачак, явым-төшем көтелми. Иртән урыны белән, Казанны да кертеп, төнге сәгатьләрдә төшкән томан саклана. Көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә җил исәчәк.

Салкынча төннән соң (+4..+9 градус) төбәктә һава температурасы +18..+23 градуска (ТР башкаласында +21..+23 градуска) кадәр күтәреләчәк.

Синоптикларны якынча мәгълүматларыннан күренгәнчә, киләсе атна башында температура фоны (дүшәмбе, 2 сентябрьдә +26 градуска, сишәмбе, 3 сентябрьдә +27 градуска кадәр) янә күтәрелә.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы синоптикларның Белем көнендә татарстанлыларга җылы һәм коры һава торышы вәгъдә итүе хакында язган иде.

Читайте на 123ru.net