World News in Tatar

Югары Ослан районында булган юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше зыян күргән

Бүген 13.40 сәгатьтә Казан-Буа-Ульяновск автомобиль юлының 13нче километрында булган җитди юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше зыян күргән. Республика Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» агентлыгына бу мәгълүматны расладылар.

Якынча мәгълүматлар буенча, Toyota автомобиленең 56 яшьлек йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм Faw машинасы белән бәрелешкән. Социаль челтәрләрдә урнаштырылган кадрлардан күренгәнчә, Toyota автомобиленең алгы өлешеннән берни дә калмаган диярлек, икенче машина юл читенә төшеп киткән.

«Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Toyota автомобиленең йөртүчесе һәм дүрт пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алган. Авариянең нечкәлекләре ачыклана», - дип хәбәр иттеләр ТР Дәүләт автоинспекциясендә.

Читайте на 123ru.net