World News in Tatar

Татарстан яшьгвардиячеләре махсус операциядә катнашучы хәрбинең туганнарында булды

«Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» активистлары Белем көнендә махсус операциядә катнашучы хәрбинең балалары, шулай ук күп балалы гаиләләрнең хәлен белде. Бу хакта партиянең төбәк бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яшьгвардиячеләр дүрт бала тәрбияләнә торган Филипповлар һәм өч бала тәрбияләүче Ганиевләр гаиләсендә булды. «Тимер» батальоны хәрбие Евгений Кураковның гаиләсендә – ике бала. Балаларны яңа уку елы белән котлап, канцелярия кирәк-яраклары салынган портфельләр бүләк иттеләр. Җыелмага каләм, карандаш, дәфтәр, катыргы, төсле кәгазь, фломастер, буяу һ.б. кергән.

«Бик зур рәхмәт сезгә! Кызым күз яшьләре белән шалтыратты, бик шатланган. Шундый кыен вакытта ярдәм кулы сузган өчен зур рәхмәт сезгә!» - диде хәрбинең хатыны Ксения Куракова.

«Бүген Белем көнендә Татарстан «Яшь Гвардиясе» хәрби хезмәткәрнең гаиләсенә һәм күп балалы гаиләләргә мәктәп җыелмалары тапшырды. Укучыларга яңа уку елында уңышлар һәм белемгә омтылуларын теләп калабыз!» - дип белдерде «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе»нең Казан җирле бүлеге активисты Линар Арсланов.

Искәртеп узабыз, РФ Президенты Владимир Путин указы белән 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде.

Читайте на 123ru.net