World News in Tatar

Балаларны Татарстан мәктәпләренә йөртү өчен 837 автобус әзерләнгән

Яңа уку елында Татарстанның 565 мәктәбе 27,8 меңнән артык укучыны йөртәчәк. Моның өчен 837 автобус әзерләнгән, дип хәбәр иттеләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә.

«Балаларны мәктәп автобус маршрутлары буенча йөртүче барлык автобуслар да гамәлдәге законда билгеләнгән таләпләр нигезендә җиһазландырылган», - дип искәрттеләр министрлыкта.

Муниципалитетларның автобус паркын яңарту максатыннан 2023-2024 елларда балаларны йөртү өчен 49 автобус сатып алынган.

Читайте на 123ru.net