World News in Tatar

Яңа үсеш банкы президенты Дилма Руссефф Казанда узачак БРИКС саммитына килә

Яңа үсеш банкы президенты Дилма Руссефф көз көне Казанда узачак БРИКС саммиты эшендә катнашырга ниятли. Ул Яңа үсеш банкының Кейптаунда узган Идарәчеләр советы сессиясенең өч көнлек эш нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Мин Казанга барачакмын һәм БРИКС саммиты эшендә катнашачакмын. Банк БРИКС саммитында катнашучыларга үз докладын тәкъдим итәчәк», - дип ачыклык кертте Бразилиянең элеккеге Президенты.

Руссефф шулай ук Яңа үсеш банкына кайбер илләрне кабул итү мәсьәләсенең өйрәнелүе хакында әйтте. Аерым алганда, Алжирның анда әгъза булу ихтималы оешма тарафыннан хуплау тапкан. Ул башка дәгъвачы илләр һәм аларның гомуми санын атамады.

«Һичшиксез, БРИКСта әгъза булып торган илләр өчен Яңа үсеш банкына керү процессы бик гади. Шул ук вакытта, БРИКСтан читтә безнең төп җаваплылык Глобаль Көньяк илләренә тарала», - дип өстәде Яңа үсеш банкы президенты.

Дилма Руссефф 2011-2016 елларда Бразилия Президенты булды. 2023 елдан – БРИКСның Яңа үсеш банкы президенты.

Уналтынчы БРИКС саммиты ТР башкаласында 22-24 октябрьдә уза. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. ТР башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.

Читайте на 123ru.net