World News in Tatar

Актаныш районы укучыларын яңа уку елында мәктәпләргә йөртәчәк автобус маршрутлары арткан

Актаныш районы укучыларын яңа уку елында мәктәпләргә йөртәчәк автобус маршрутлары артты. Бу хакта Актаныш районы башкарма комитетының гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм кисәтү комиссиясендә әйттеләр, дип яза «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова.

Узган уку елында 18 гомуми белем бирү учреждениесенә 432 укучыны 14 маршрутта 17 автобус йөртте.

Яңа уку елында 18 мәктәпкә 454 укучыны 15 маршрутта 19 автобус йөртәчәк.

Яңа Әлем мәктәбенә аерым маршрут төзелде һәм яңа автобус бирелде.

Соңгы 2 елда районга республика Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 3 мәктәп автобусы кайтарылды. Мәгариф идарәсе автобусларның расланган маршрут буенча йөрүләрен контрольдә тота.

Читайте на 123ru.net