World News in Tatar

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә өч яңа объектны карады

Әлмәттә өч объект – Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы тулай торагы, Әлмәт сусаклагычы яр буе һәм Әлмәт спорт-кинология комплексы – ачылды. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов яңа объектлар белән танышты.

Әле узган ел гына Әлмәт сусаклагычы яр буенда берни дә юк иде. Бүген төзекләндерелгән яр буенда кешеләр спорт белән шөгыльләнә, ачык һавада уеннар уйный, җәяү һәм велосипедта йөри. Спорт кирәк-яракларын прокатка бирү һәм җәмәгать туклануы пунктлары мәйданчыкның яңа мөмкинлекләреннән файдаланган инде.

2022 елда Татарстан Рәисе күрсәтмәсе белән «Йорт хайваннарына карата җаваплы мөнәсәбәт культурасын үстерү» проекты старт алды, аның кысаларында Әлмәт спорт-кинология комплексын гамәлгә ашыру турында карар кабул ителде.

Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы – шәһәрдә бай тарихлы урта һөнәри белем бирү оешмаларының берсе. Техникумга 1968 елда «Татнефть» берләшмәсе инициативасы белән нигез салынган. Башка шәһәрләрдән килгән студентлар саны артуга бәйле рәвештә, 1970 елда тулай торак төзелгән.

2024 елның гыйнварыннан августка кадәр бинада капиталь ремонт үткәрелгән.

Читайте на 123ru.net