World News in Tatar

Марат Хөснуллин Белем көне белән котлады: Бу көн барлык буыннарны берләштерә

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин мәктәп укучыларын, студентларны, аларның әти-әниләрен һәм укытучыларны Белем көне белән тәбрик итте. Телеграм-каналында ул шул хакта язган.

«Бу көн барлык буыннарны берләштерә. Балалар өчен бу – тормышта яңа этап башлану, олылар өчен – мәктәп һәм студент елларын искә төшерү өчен бер сәбәп», - диде вице-премьер.

Ул билгеләп үткәнчә, Россиянең төзелеш комплексы мәгариф өчен заманча мохит булдыруын дәвам итә – мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә һәм ремонтлана, яңа университет кампуслары һәм мәдәни кластерлар барлыкка килә.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык укучыларны, шулай ук аларның әти-әниләрен һәм укытучыларны Белем көне белән котлаган иде.

Читайте на 123ru.net