World News in Tatar

М12 трассасында ел азагына кадәр тагын дүрт күп функцияле зона барлыкка киләчәк

Татарстанда М12 «Көнчыгыш» трассасының Казанга таба юнәлеш буенча 778-нче чакрымында яңа күп функцияле зона эшли башлады. Ел азагына кадәр автоюлда тагын дүрт күп функцияле зона эшләтеп җибәреләчәк, шул исәптән шул ук 778-нче чакрымда (Мәскәү ягына таба). Бу хакта «Автодор» дәүләт компаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстанда комплекс территориясендә АЗС һәм машина йөртүчеләргә һәм пассажирларга хезмәт күрсәтү өчен супермаркет һәм кафелы терраса урнашкан сервис бинасы бар. Биредә кайнар ризык һәм беренче кирәк-ярак товарлар сатып алырга мөмкин. Автомобильчеләргә уңайлы булсын өчен йөк машиналары һәм җиңел машиналар өчен өстәмә парковка урыннары каралган», – диелә хәбәрдә.

Тиз йөрешле автомобиль юлының Казанга кадәр участогында барлыгы 32 күп функцияле юл сервисы зонасы урнаштырылачак.

М12 «Көнчыгыш» трассасының Мәскәүдән Казанга кадәр 810 километр озынлыктагы участогын узган елның декабрендә видеоэлемтә аша Россия Президенты Владимир Путин ачты. Автоюлны рекордлы вакыт эчендә – өч елда төзеделәр. Хәзерге вакытта анда 20 күп функцияле юл сервисы зонасы эшли.

М12 төзелеше «Транспорт инфраструктурасын модернизацияләү» илкүләм проекты буенча алып барыла.

Читайте на 123ru.net