World News in Tatar

БДИны 100 баллга тапшырган Татарстан укучыларына 35 мең сумга кадәр акча түләнәчәк

Татарстанда 2024 елда бер яки берничә фәннән Бердәм дәүләт имтиханын максималь баллга тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләнде. Карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Фәннәрнең берсеннән 100 балл җыйган өчен чыгарылыш укучысына 15 мең сум түләнәчәк. Ике фәннән имтиханны максималь баллга тапшыручыларга 25 мең сум, ә өч фәннән йөзәр баллы нәтиҗәгә ирешкән укучыларга 35 мең сум каралган. Түләүләр күләме физик затларның керемнәренә салымны исәпкә алып күрсәтелгән.

Акчаларны быел республика территориясендә белем бирү оешмасын тәмамлаган татарстанлылар ала алачак.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына акчаларны түләү тәртибен раслау йөкләнгән.

Читайте на 123ru.net