World News in Tatar

Юрий Ушаков: 18 ил лидеры Казанда узачак БРИКС саммитына чакыруны кабул итте

Россия 36 чит ил лидерына Казанда узачак БРИКС саммитына чакыру юллаган. Шулардан 18 ил инде ризалык белән җавап биргән. Бу хакта Россия Президентының халыкара эшләр буенча ярдәмчесе Юрий Ушаков белдерде.

«Без инспекция сәфәре белән Казанда булдык һәм, гомумән алганда, әзерлек барышы белән канәгать. Әзерлек, чыннан да, җитди, чөнки чара моңарчы күрелмәгән масштабларда узачак», - дип сөйләгән ул ТАССка.

Ушаков сүзләренчә, Россиядә әле бу кадәр масштаблы халыкара чара үткәрелгәне юк. Берләшмәдә катнашучы илләрнең 9 лидерыннан тыш, чакырулар Бәйсез дәүләтләр берлеге, Якын Көнчыгышта, Латин Америкасында, Көньяк-Көнчыгыш Азиядә һәм Африкада абруйлы региональ интеграцион берләшмәләрдә рәислек итүче дәүләтләр вәкилләренә җибәрелгән. Моннан тыш, БРИКСка кушылырга ниятләгән яки башка формалы хезмәттәшлеккә өметләнгән илләрнең лидерлары булачак, дип көтелә.

«Без беренче тапкыр киңәйтелгән составта, ягъни БРИКС илләре бишлегендә түгел, ә инде тугызлыгында рәислек итәбез. Без хәзерге вакытта төп бурычларның берсе өстендә эшлибез. Бу дәүләтнең БРИКС партнеры буларак яңа форматын булдыру», - дип өстәде агентлык әңгәмәдәше.

22-24 октябрьгә планлаштырылган саммит алдыннан оештыру комитетының тагын бер утырышы уздырылачак. «Әлбәттә, Казанга килеп китәчәкбез. Мондый масштаблы чараны 100 процентка уздырырга әзер булырбыз, дип өметләнәм», - дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы ярдәмчесе.

Искәртик, Ушаков халыкара вакыйганы әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты рәисе булып тора.

Читайте на 123ru.net