World News in Tatar

Социаль фонд Татарстан педагогларының уртача пенсия күләмен атады

Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге ел башыннан республиканың 678 педагогына картлык буенча иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләде. Бу хакта бүген төбәк Социаль фондының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Республика буенча минималь пенсия күләме 11,2 мең сум тәшкил итә. 2024 елның 1 гыйнварына педагогларның пенсияләренең уртача күләме 20,7 мең сум», - дип сөйләделәр «Татар-информ»га матбугат хезмәтендә.

Педагогларның РФ Хөкүмәте карары белән расланган исемлектәге вазифалар һәм учреждениеләрдә 25 ел педагогик стажы һәм пенсия коэффициентлары җитәрлек күләмдә булган очракта пенсия алу хокукы барлыкка килә. Льготалы стажга ел саен алына торган отпуск ялы, хастаханә кәгазьләре һәм квалификация арттыру курслары керә.

Иминият пенсиясе педагогик хезмәткәрләргә яшькә бәйсез рәвештә билгеләнә, шул ук вакытта аны билгеләү вакыты хезмәт иткән елларның таләп ителә торган тиешле саны тулу вакытына бәйле. Педагогларга шулай ук Россиядә пенсия яшен этаплап арттыру турындагы закон да кагыла. Әйтик, таләп ителә торган стажы 2021 елда тулган педагоглар 2024 елда пенсиягә чыга. Мисал өчен, 25 ел педагогик стаж 2021 елның гыйнварында үтәлеп беткән икән, иминият пенсиясе әлеге датадан соң өч ел узуга билгеләнә.

«Льготалы пенсия билгеләнгән вакытка педагогик хезмәткәрнең документлар комплекты тулы булмаган һәм аның шәхси счетында барлык пенсия хокуклары да исәпкә алынмаган очракларны булдырмас өчен, хезмәткәр алдан ук Социаль фондның ТР буенча бүлеге клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итә ала», — дип искәртте Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Читайте на 123ru.net