World News in Tatar

Азнакайда спортчы малайларны милли көрәш түгәрәгенә чакыралар

Азнакай - элек-электән үзенең бил бирмәс көрәшчеләре белән дан тоткан төбәк. Соңгы елларда спортчылар ил күләмендә генә түгел, Дөнья чемпионатларында да җиңү яулап, район данын еракларга танытты. Бу хакта «Азнакай» сайтында Таңсылу Саниева яза.

Балагыз спорт, бигрәк тә милли көрәш белән кызыксына икән, «Юбилейный» спорт мәктәбенә рәхим итегез!

Милләтебезнең йөзек кашы булган спортның бу популяр төрен үстерүгә зур өлеш керткән, Татарстан, Россия, Дөнья чемпионнарын тәрбияләгән югары категорияле тренер Айрат Миңнегалиев 2014-2017 елгы малайларны көрәш түгәрәгенә җыя.

Үзегезне кызыксындырган сораулар белән 89172615149 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин, диелгән хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net