World News in Tatar

Зәй районы Дүрт-Мунчада урам фестивале Гаилә елына багышланды

Зәй үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре «Минем йортым. Минем гаиләм. Минем Ватаным» дип исемләнгән урам фестивале уздыра. Фестиваль районда Батырлык һәм бердәмлек, Россиядә Гаилә елына багышланган. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Фестиваль кысаларында Дүрт-Мунчада кызыклы чара узды. Чараны Дүрт-Мунча, Түбән Биш, Куш-Елга, Кадер авыллары китапханәчеләре бергәләп оештырды.

Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, халыкның яшәү рәвешен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган. Гореф-гадәтләр борын-борыннан халык тарафыннан үтәлеп килә торган бәйрәмнәрне, йолаларны үз эченә ала. Фестиваль кысаларында тамашачы игътибарына тәкъдим ителгән гореф-гадәтләр дә — шундыйлардан.

Китапханәчеләр авыл мәдәният йортлары һәм китап укучылары белән төрле темаларга чаралар әзерләгән иде. «Гаилә – традицияләрне саклаучы учак» сәхнәләштерелгән күренеше, «Туган якка мәхәббәт» флешмобы, «Минем Ватаным- минем гаиләм» шигъри марафоны, Мин гаиләмне яратам» фотозонасы, иҗади эшләр күргәзмәсе, киемнәр модасы беркемне дә битараф калдырмады.

Читайте на 123ru.net