World News in Tatar

Актаныш районы батырларының балаларын республика һәм район җитәкчелеге котлады

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин махсус хәрби операциядә һәлак булган батырларның балалары белән күреште. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова хәбәр итә.

Актаныш авылында яшәүче Динар Мөхәммәтшин Актанышның 1нче мәктәбендә укый. Быел 9нчы сыйныфка барачак егет иртәннән үк мәртәбәле кунакларның котлауларын кабул итте.

Динарны яңа уку елы белән Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәм, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин тәбрикләп мәктәптә файдалану өчен кирәкле әсбаплар тутырылган букча һәм исемле күчтәнәч белән хөрмәтләде.

Шундый ук бүләкләргә иртәннән үк тырышып Белем бәйрәменә әзерләнүче Адилә Мостафина да лаек булды.Адиләнең әтисе Илдус Илгизәр улы төп Актаныш егете, технология техникумында һөнәргә өйрәнә. Адилә хәзерге вакытта әтисе укыган Актанышның 1нче санлы мәктәбендә белем ала.

2003-2005 елларда Илдус армиядә хәрби хезмәт юлы уза. 2023 елның 15 сентябрендә контракт төзеп махсус хәрби операциягә китә. Кызганычка, Илдус Мостафин 2024 елның 21 гыйнварында хәрби бурычын үтәгәндә каты бәрелешләрдә яралана һәм һәлак була. Вафатыннан соң «Батырлык» ордены белән бүләкләнә.

Адилә хәзерге вакытта әнисе Альбина белән күп фатирлы йортта икесе генә яши. Чиста, пөхтә барлык уңайлыклары булган фатир әлеге гаиләнең тәртипле икәнлеге турында ачык сөйли.

Камилә белән Алинә Латыйповаларның да язмышлары Адиләнекенә охшаш. Алар да әтиләренең данлы рухы белән горурланалар, югалту ачысын әниләре Алсу белән бергәләп кичерәләр, аңа булышып, ярдәмләшеп үсәләр. Яңа уку елын яхшы кәефтә, ап-ак бантиклар тагып, матур, килешле мәктәп формаларын киеп каршылыйлар.

Камилә һәм Алинәнең әтиләре Фәнис Латыйпов махсус хәрби операциягә «Актаныш икмәк кабул итү» предприятиясеннән китә. Фәнис 2023 елның 15 сентябрендә кабат хәрби хезмәт узу буенча контракт төзи. Үзәк хәрби округның 2 нче гвардия гомуми гаскәр армиясендә 30 нчы аерым мотоукчылар бригадасында хезмәт куя.Ул быелның 11 март көнендә бик күп егетләребез башын салган Авдеевка өчен барган каты бәрелешләрдә яраланып һәлак була. 2024 елның 1 апрелендә Актаныш авылына алып кайтып җирләнә.

Ленар Зарипов балалар, аларның якыннары белән аралашып сөйләшкәндә, әтиләренең геройлыклары турында ассызыклады, гаилә башлыгының рухына тап төшермичә, әниләренең сүзен тыңлап, мәктәптә кечкенәдән үк яхшы укырга кушты.

Читайте на 123ru.net