World News in Tatar

Төркиянең Россиядәге илчесенең тормыш иптәше Казанның Иске Татар бистәсендә булды

Төркия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Танҗу Бильгичның тормыш иптәше Казанның Иске Татар бистәсендә булды. Бу хакта «Иске шәһәр» префектурасы матбугат хезмәте Телеграм-каналында хәбәр итте.

«Бетюль Бильгич Казанның «Әл-Мәрҗани» Җәмигъ мәчетендә, шулай ук Казан сәүдәгәре Муллин йортында урнашкан татар көнкүреше музеенда булды», диелгән хәбәрдә.

Моннан тыш, кунак «Ярдәм – Помощь» хәйрия фонды комплексының эше белән танышты.

«Экскурсия нәтиҗәләре буенча Бетюль Бильгич мохтаҗ кешеләр файдасына эшли торган искиткеч урын белән турыдан-туры танышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде», диелгән Фонд сайтында.

Читайте на 123ru.net