World News in Tatar

Мәскәү татарлары автономиясе активистлары «Ачык этнография фестивале»ндә катнашты

30-31 августта «Новослободский» мәдәни үзәге территориясендә бишенче тапкыр «Ачык этнофестиваль» узган. Чарада Мәскәү татарлары автономиясеннән Рәдиф Яваев исемендәге «Илдан» татар биюләре ансамбле (җитәкчесе – Надия Яваева) «Башкорт биюе» һәм «Татар биюе» номерлары белән чыгыш ясаган. Бу хакта Мәскәү шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.

Фестиваль Мәскәү шәһәре Үзәк административ округы халкы һәм кунакларын Россия Федерациясе территориясендә яшәүче халыкларның традицион милли мәдәнияте белән таныштыруга юнәлдерелгән.

Фестиваль этномәдәни киңлектә иҗади инициативаларын тормышка ашырырга әзер булган актив кешеләр өчен коммуникатив-агарту мәдәни мәйданчыгы булдыру, этномәдәни традицияләрне, Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирасын социомәдәни мохиткә интеграцияләү, шулай ук тәҗрибә алышу, иҗат коллективларының һөнәри дәрәҗәсен күтәрү һәм кешеләрдә халык мәдәнияте белән тотрыклы кызыксыну формалаштыру максаты белән үткәрелә.

Кунакларны төрле милләт вәкилләре каршы алган. Алар милли киемнәр һәм һөнәрләр күрсәткән, Россия халыкларының үзенчәлекләре турында сөйләгән.

Читайте на 123ru.net