World News in Tatar

Татарстанда 30 ел элек үтерелгән тимер юлчы эшен тикшерү тәмамланды

Татарстанда тимер юл депосында 1989 елда ук булган үтерүне тикшерү эше тәмамланды. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Транспортта үзәк төбәкара тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эш материаллары буенча, 1989 елның 24 августында Казан станциясе вагон депосында слесарь остаханәсендә бер хезмәткәрнең мәете табыла. Тәнендә пычак белән ясалган күп санда яралар була. Җинаять озак вакыт ачылмаган булып кала.

Күптән түгел Тикшерү комитеты һәм транспорт полициясе тикшерүчеләре, заманча тикшерү ысуллары кулланып, яңа дәлилләр ачыклый алды. Шаһитлардан өстәмә сорау алу үткәрелде, полиграф кулланылды, кара-каршы сорау алу һәм күрсәтмәләрне урынга барып тикшерү башкарылды. Шулай ук җинаять урынында табылган биологик эзләр, бармак эзләре яңадан анализланды.

Тикшерү версиясе буенча, фаҗига булган көнне зыян күргән ир-ат депо бинасында танышлары белән хәмер эчкән. Мәрхүм ир-ат һәм Пермь краенда туып-үскән кеше арасында низаг чыккан. Нәтиҗәдә, ир-атлар сугыша башлаган. Сугыш исә үтерү белән тәмамланган.

Тупланган дәлилләр нигезендә шикләнелүче кешегә гаепләү белдергәннәр. Пермь краеннан килгән 73 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен тикшереп бетереп, судка тапшырган.

Читайте на 123ru.net