World News in Tatar

Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы көненә багышланган Җыен булды

31 августта Ленинград өлкәсе Дуслык йорты территориясендә Татарстан Республикасы көненә багышланган Җыен узды. Бу көнне кунаклар өчен бай эчтәлекле программа әзерләнгән иде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге.

Татарстан Республикасының Даими вәкиле вазифаларын вакытлыча башкаручы Шамил Шәяхмәтов сәламләү сүзе белән чыгыш ясаган. Ул катнашучыларны узган Татарстан Республикасы көне белән котлаган, шулай ук төбәкнең татар җәмәгатьчелеге активистларын бүләкләгән.

Сәүдә, халык уеннары һәм мастер-класслар уздыру өчен аерым зоналар җиһазландырылган. Шулай ук татар ансамбльләре, Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе артистлары концерты булган, Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләгәннәр.

Чараны Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге ярдәме белән «Ленинград өлкәсе дуслык йорты» дәүләт мәдәният учреждениесе белән берлектә Ленинград өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе оештырган, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net