World News in Tatar

Казанның Киров районындагы ике пляж санитар-химик күрсәткечләргә туры килми

Казандагы ике пляж санитар-химик күрсәткечләр буенча су коену өчен яраксыз дип табылган. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе хәбәр итә.

«Казанның «Зур Аккош күле», «Түбән Елга аръягы» пляжларында суны тикшерү нәтиҗәләре санитар-химик күрсәткечләр буенча гигиена таләпләренә туры килми», – дип хәбәр итәләр ведомствода.

Район администрацияләренә, җаваплы юридик затларга су коену тыелу турында аншлаглар урнаштыру турында тәкъдимнәр җибәрелде.

Читайте на 123ru.net