World News in Tatar

Зәйдә шәһәр прокуроры урыннарда гражданнарны кабул итә

Зәй шәһәр прокуроры Сергей Урванцев урыннарга чыгып гражданнарны мөрәҗәгатьләре белән кабул итүләрне дәвам итә. Бүген ул районның Югары Шепкә һәм Аксар авылларында булды. «Зәй яңалылкары» сайтында Энҗе Әгъләмова шул хакта яза.

Прокурорга 15 кеше мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итәләр матбугат үзәгеннән. Сораулар нигездә хезмәтне яклау һәм торак законнары үтәлешенә кагылган. Шулай ук сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалыгына кагылышлылары да булды.

Сергей Урванцев кызыксындырган сорауларга җавап бирде, закон нормаларын аңлатты. Алга таба мөрәҗәгатьләр буенча тикшерүләр була, тиешле карарлар кабул ителәчәк.

Читайте на 123ru.net