World News in Tatar

Татарстан мәчетләрендә Мәүлид уңаеннан чаралар узачак

Бүген, 3 сентябрьдә, кояш баеганнан соң мөбәрак Рабигыль әүвәл ае, яки Мәүлид ае керә. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рабигыль әүвәл ае якынлашу уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать итә, дип яза ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

«Рабигыль әүвәл ае дөньяга бөек әхлак иясе, Аллаһының сөекле Рәсүле, кешелеккә җибәрелгән соңгы Илчесе Мөхәммәднең с.г.в. дөньяга килүе белән билгеле. Пәйгамбәребез с.г.в. Рабигыль әүвәл аеның 11еннән 12сенә каршы төндә (быел милади буенча – сентябрьнең 14еннән 15енә каршы төндә) туа», ди мөфти.

Аллаһының Рәсүлен с.г.в. ихластан сөю йөзеннән, мөселманнар ай буена Мәүлид кичәләрендә җыела, салаватлар әйтә, аның тормыш юлы, күркәм сыйфатлары һәм пәйгамбәрлек тарихы турында вәгазьләр тыңлый. Татарстан мәчетләрендә дә Мәүлид уңаеннан чаралар узачак, диелә хәбәрдә.

«Кадерле дин кардәшләрем! Мәүлид аенда Рәсүлебезгә с.г.в. салаватлар әйтү, гыйбрәтле язмышы, тормышындагы могҗизалар турында китаплар уку гадәтләнгән. Бу айны ихлас ниятләр белән үткәрик! Аллаһ барчабызны Үзенең Рәхмәте белән бүләкләсен һәм Мөхәммәд Пәйгамбәрнең с.г.в. пакь Сөннәтенә ияреп яшәргә насыйп итсә иде», диелгән мөфти мөрәҗәгатендә.

Читайте на 123ru.net