World News in Tatar

Татарстанда «Мобиль сайлаучы» системасының эше төгәлләнә

Татарстанда хәзер яши торган урында тавыш бирү турында гаризалар кабул итү төгәлләнә. 4 сентябрьгә кадәр республиканың һәр сайлаучысы теркәлү урыны буенча түгел, ә үзе өчен уңайлы участокта тавыш бирү турында гариза бирә ала, дип искә төшерә ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте.

«Мобиль сайлаучы» технологиясе буенча гариза бирергә мөмкин:

- федераль дәүләт хезмәтләре порталы аша,

- күп функцияле үзәк офисларында,

- территория һәм участок сайлау комиссияләрендә.

«Бүгенге көндә «Мобиль сайлаучы»дан 20 меңгә якын татарстанлы файдаланган, бу тавыш бирүчеләр өчен электрон сервисларга ихтыяҗ булуын күрсәтә. Гаризаларның абсолют күпчелеге «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша бирелгән», - дип билгеләп үтте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

«Мобиль сайлаучы» механизмын кулланып, Татарстан сайлаучылары республика чикләрендәге теләсә кайсы участокта тавыш бирә ала, тик сәяси партия өчен генә. Бер мандатлы округта кандидат өчен аның территориясендә генә тавыш бирергә мөмкин.

Татарстан VII чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә була. 50 депутат партия исемлекләре буенча һәм шул кадәр үк — бер мандатлы округлар буенча сайлыйлар.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе «Яңа кешеләр», «ЛДПР - Россия Либераль-демократик партия», «Гадел Россия — Патриотлар — Дөреслек өчен» «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Коммунистик партиясе» сәяси партияләре исемлеген теркәде.

100 депутат мандатына 397 кандидат дәгъва итә.

Читайте на 123ru.net