World News in Tatar

Әлмәттә мөмкинлекләре чикле кешеләр ГТО тапшырды

Әлмәттә мөмкинлекләре чикле кешеләр ГТО тапшырды. Чара кысаларында катнашучылар үзләрен төрле дисциплиналарда сынап карады, үзләренең осталыкларын һәм сәләтләрен күрсәтте. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

«Нефтянник» базасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр ГТО тесты тапшырды. Бу чара ихтыяр көче, үҗәтлек һәм үз-үзеңә ышанычның теләсә нинди киртәләрне җиңә алуының ачык мисалы булды.

Алар ГТО комплексы нормативларын тапшырганда гаять зур көч һәм чыдамлык күрсәтте. Катнашучылар үзләренең спорт осталыкларын камилләштерде, дусларча аралашты, вакытларын күңелле үткәрде.

Читайте на 123ru.net