World News in Tatar

Кукмара җитәкчелеге хәрбиләрнең гаиләләренә күчтәнәч һәм сертификат тапшырды

«Забота о СВОих» акциясе кысаларында «Булгарстройкомплект» оешмасының генераль директоры Нияз Аитов, район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова белән Поч.Кучук җирлегендә булып, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән очрашты, аларга күчтәнәч һәм балаларына сертификатлар тапшырды. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова яза.

Поч.Кучук авылыннан Ришат Мөлеков махсус хәрби операциягә контракт төзеп киткән, ә Алексей Алексеев һәм Княгордан Юрий Ерусланов мобилизацияләнгән. Кунакларны солдатларның тормыш иптәшләре, балалары һәм әниләре каршы алды. Алар үзләрен борчыган сорауларын җиткерде, хәрбиләргә күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында сорашты.

«Маскировкалау челтәрләре, коптер, тепловизор, рация сорыйлар, икенче урынга күченгәч, такталар кирәк була. Барысы да - сатып алына торган әйберләр. Вакытлы ялга да кайтканы юк, бик сагындык, бала әтисен күрми үсә. Ирем киткәндә, аңа ике ай иде», - дип сөйләде Алексей Алексеевның тормыш иптәше Фаина Андреевна.

Юрий Еруслановның тормыш иптәше Людмила Анатольевна да үзенең проблемалары белән уртаклашты. «Ирем киткәннән бирле сала башлаган йортка чүп өчен түләү килә», - дип сөйләде ул. Нияз Фаатович әлеге мәсьәләне үзенең карамагына алды.

Очрашу барышында Ришат Мөлековның тормыш иптәше Резеда ханым иренә видеоэлемтә аша чыгып хәлен дә белде.

«Хәлләр бер көе. Җиңү белән кайтырбыз, Аллаһ боерса», - диде хәрби.

Фото: © https://kukmor-rt.ru

Читайте на 123ru.net