World News in Tatar

Чаллы волонтерлары махсус операция хәрбиләренә кышка яшелчәләр әзерләүдә ярдәм итә

«Игелек атнасы» акциясе һәм көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китәр алдыннан Чаллы волонтерлары махсус операция хәрби хезмәткәренең әнисенә кышка яшелчәләр әзерләүдә ярдәм итте.

Автошәһәрнең Үзәк районы администрациясендә билгеләп үтүләренчә, шәһәр хакимияте хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре белән тыгыз элемтәдә эш итә.

«Хәрбиләрнең гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтү — безнең өстенлекле бурыч», — дип билгеләп үттеләр администрациядә.

Любовь Толмачева – 2022 елның октябреннән махсус операция зонасында хәрби бурыч үтәүче хәрби хезмәткәрләрнең берсенең әнисе. Хатын-кыз гуманитар хәрәкәттә катнашучы, хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүче кешеләргә рәхмәт белдерде.

«Ил мәнфәгатьләрен яклаучы хәрбиләр һәм аларның гаиләләре бүген аеруча ярдәмгә мохтаҗ – кемгәдер документлар һәм түләүләр буенча консультация бирергә кирәк, кемдер психологик ярдәмгә мохтаҗ, әмма күпчелек очракта мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләргә көнкүреш ярдәме кирәк. «Игелекле эшләр» проекты кысаларында без һәр гаиләне озата барабыз, туган сорауларны оператив рәвештә хәл итү өчен һәр гаиләгә куратор билгеләдек», – диде район башлыгы Эдуард Фәттахов.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була

Читайте на 123ru.net