World News in Tatar

Әрмәнстан Казанда узачак БРИКС саммитында катнашырга ниятли

Әрмәнстан октябрьдә Казанда узачак БРИКС саммитында катнашырга ниятли. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Әйе», — дип җавап бирде Әрмәнстанның Тышкы эшләр министры урынбасары Мнацакан Сафарян Ереван Казанда узачак саммитта катнашачакмы, дигән сорауга . Шул ук вакытта агентлык әңгәмәдәше катнашу форматын ачыклап әйтмәде.

БРИКС илләре саммиты Татарстан башкаласында 2024 елның 22-24 октябрендә узачак. Моңарчы билгеле булганча, Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим Россия Президенты Владимир Путинның Казанга саммитка чакыруын кабул итте.

Читайте на 123ru.net