World News in Tatar

Марий Элда милли баш киеме ясау буенча мастер-класслар узачак

Сентябрьдә «Хәтер мизгелләре» төбәкара фестиваль-конкурсы кысаларында Марий Эл Республикасы татар мәдәнияте үзәге милли баш киеме – калфак, күкрәкчә — изү, иңбаш каешы — хәситә һәм традицион бизәнү әйберләре ясау буенча күчмә мастер-класслар оештыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Мастер-класслар Мари Эл Республикасының өч районында: Бәрәңге, Морки һәм Мари-Төрек районнарында узачак.

Әлеге чараларның максаты – төбәкнең мәдәни һәм рухи мирасының мөһим өлеше булган традицион костюмнар һәм аларның элементларын саклап калу һәм таныту, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net