World News in Tatar

Гөлназ Бәдретдин: Татар киемен популярлаштыруда иң нәтиҗәле ысул - аны урамда киеп йөрү

«Печән базары» – татар дизайнында, модасында тренд барлыкка китерүче мәйданчык. Кайбер брендларга «Сез бит «Печән базары»нда үсеп, кеше булдыгыз, дип искә төшерәбез. Бу фестиваль сезнең продукцияне халыкка тәкъдим итүнең беренче мәйданчыгы иде, дибез. «Юк, без башка юлдан үстек», - дип җавап бирәләр. Дөресен әйткәндә, чират күп. 500дән артык гариза алабыз, шуларның күп дигәндә йөзенә генә мәйданчык бирәбез. Премиум дәрәҗәдәге дизайнерларның безгә карата мөнәсәбәте үзгәрде. Сәбәпләрен белмим.

«Печән базары» 2013 елда оештырыла башлады. Ике максатыбыз бар иде: кеше милли киемдә киенеп йөри алсын өчен татар киемен популярлаштыру һәм татар дизайнерларына урын бирү, үзләрен күрсәтер өчен мәйданчык бирү. «Печән базары» – сату урыны гына түгел, дизайнерлар анда үзләрен күрсәтә. Без дә аларны күрсәтәбез: журналистларны чакырабыз, алар турында язалар. Мондый күренешне башка фестивальләрдә күргәнем юк. Дизайнерны, брендны, тарихын, исемнәре турында халыкка җиткерәләр.

2009 елда Кремльдә йөргәндә сувенир сату ноктасында чүәкне күреп алдым. «Бу бит сувенир түгел, моны киеп йөрергә була», - дидем. Сатып алдым, киеп йөрдем. Урамда йөргәндә минем янга кеше килеп: «Миндә дә нәкъ шундый әбиемнән калган бар, моны киеп йөреп буламыни», - дип әйтә башладылар.

2011 елда бер фестивальгә чакырдылар, анда һәр милләт вәкиле үз милли киеменә киенергә тиеш иде. Татар күлмәген эзли башладым һәм Татарстан башкаласы Казанда тапмадым. Дизайнерларны табып, аларның өйләренә барып, күлмәкне тектерергә туры килде. Шуннан Казанда татар киемнәре сатыла торган бер үзәк булырга тиеш, дигән фикер килде. «Печән базары» шуннан туды. Әмма соңгы арада үзләрен премиум дәрәҗәдә дип санаган дизайнерларның безгә карата карашы үзгәрде.

Татар киемен ничек популярлаштырып була дигәндә, иң нәтиҗәле ысул – урамда татар киемен киеп йөрү. Бу – нәтиҗәсен күрсәткән бердәнбер ысул дип саныйм. Бу сорауны күп еллар дәвамында күтәрәбез. Милли продукциянең, киемнең үзбәясен төшерер өчен, аны күпләр сатып алсын өчен барыбер республиканың ярдәме кирәк.

Моның өчен бу продукцияләр, киемнәр бер-бер данә генә түгел, ә күп итеп эшләнергә тиеш. Тираж күп булган саен продукциянең үзбәясе арзанрак. Моның өчен бер кластер кирәк: анда рәссамнар, модельерлар, дизайнерлар шунда ук производство да булыр иде. Гади сүзләр белән әйткәндә, безгә фабрика кирәк, ди ул.

Лекторийда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Зилә Мөбәрәкшина язды.

Читайте на 123ru.net