World News in Tatar

«Фил» кушаматлы Актаныш егете Авдеевкада бәрелешләрдә күрсәткән батырлыгы өчен бүләкләнде

Актаныш районы егетләре махсус хәрби операциядә үзләренең батыр, кыю, куркусыз икәнлекләрен исбатлап тора. «Фил» кушаматлы Филүс Гәрәев Авдеевкадагы каты бәрелешләрдә күрсәткән батырлыгы өчен дәүләт бүләгенә лаек булды. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Филүс Гәрәев 1984 елның 26 октябрендә Актаныш авылында туа. Мәктәптә белем алганнан соң һөнәр үзләштерү максатыннан технология техникумында укый. Кулы оста егет тормышта югалып калмый, заманча яңалыкларны тиз отып ала. Озак еллар Удмуртиянең Ижевск шәһәрендә металл конструкцияләрне монтажлаучы булып эшли. Казан шәһәрендә төзелешләрдә дә хезмәт куя.

2023 елның 29 ноябрендә Филүс Гәрәев башкала хәрби комиссариатларының берсендә контракт төзеп махсус хәрби операциягә китә.

Рядовой Филүс Гәрәев Авдеевка торак пунктын штурмлауда катнаша. Командование боерыгы буенча штурм группасы составында куркыныч тудырган тимер полотнолар аша биналар ягына чыга. Басып алучыларның яңа төркеме якынлашканчы команда ныклы позиция булдыруга ирешә, шуның нәтиҗәсендә куелган сугышчан бурычны уңышлы үти. Сугышчан бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен рядовой Филүс Альберт улы дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде.

27 апрельдә Бердычида урман полосаларындагы төнге рейд барышында Филүс Гәрәевләрнең хәрби патруленә «Баба-Яга» дроны һөҗүм ясый. Яраланган батырны тылга эвакуациялиләр. Июнь аена кадәр ул госпитальләрдә дәвалана. Контракт-килешү төзегән хәрбине махсус операциягә кабат җибәрмиләр, ә Кемерово өлкәсенең Юрга шәһәрендәге хәрби частька юллыйлар. Бүген ул взвод командиры 21005 частьта хезмәт итә.

Фото: © http://aktanysh-rt.ru

Читайте на 123ru.net