World News in Tatar

Путин: М12 трассасы бу ел азагында Екатеринбургка кадәр барып җитәчәк

М12 «Көнчыгыш» федераль трассасы агымдагы ел азагында Екатеринбургка барып җитәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Владивостокта IX Көнчыгыш икътисади форумының пленар утырышында чыгыш ясаганда белдерде.

«Узган елның декабрендә Мәскәү белән Казан арасында заманча автомагистраль ачылды. Агымдагы ел азагында ул Екатеринбургка, ә аннары Төмәнгә кадәр барып җитәргә тиеш. Шулай ук Омск, Новосибирск, Кемерово һәм Канскны урау юллар төзеләчәк», - дип билгеләде Россия лидеры.

Яңа трасса Владивостокка килеп җиткәч, «Санкт-Петербургтан Владивостокка кадәр яңа автотранспорт коридоры» барлыкка киләчәк. Аның озынлыгы 10 мең чакрымнан артык (РФ дәүләт чиге аша үткәрү пунктларына керү юлларын да кертеп) булачак.

Транссиб магистрале кебек үк, ул «континенталь артерия» булачак һәм йөк ташу күләмнәрен һәм автомобиль элемтәсе сыйфатын арттыруга гына түгел, ә эчке туризмны үстерүгә дә ярдәм итәчәк, дип өстәде Путин.

М12 «Көнчыгыш» федераль трассасы тугыз төбәк, шул исәптән Татарстан территориясе аша уза. Мәскәүдән Төмәнгә кадәр магистральнең гомуми озынлыгы 1961 километрны тәшкил итәргә тиеш. РФ Президенты Владимир Путин 2023 елның 21 декабрендә видеоэлемтә аша трассаның Мәскәүдән Казанга кадәр 810 километр озынлыктагы участогын ачты. М12 төзелеше «Транспорт инфраструктурасын модернизацияләү» илкүләм проекты буенча алып барыла.

Читайте на 123ru.net