World News in Tatar

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе кайнар линиясе 400гә якын шалтырату кабул иткән

ТР Үзәк сайлау комиссиясе республика тавыш бирүчеләре өчен бушлай кайнар телефон линиясе эшләтеп җибәрде: +7(843)292-84-33. Әлеге телефон номерына Татарстан халкы 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр шалтырата ала.

Үзәк сайлау комиссиясе белгечләре участок комиссияләренең эш графигын аңлатачак, үз сайлау участогыңны табу, өйдән тавыш бирү мөмкинлеге турында сөйләячәк. Кайнар линия берничә көн эшләү дәверендә әлеге номерга 400гә якын шалтырату килгән.

Татарстан сайлаучылары өчен шулай ук РФ Үзәк сайлау комиссиясенең 24/7 режимында эшләүче бушлай кайнар линиясе бар: 8-800-200-00-20.

Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар 8 сентябрьдә уза. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бермандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.

Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».

100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.

Читайте на 123ru.net