World News in Tatar

Самараның Татар Байтуганы авылы мәктәбе укучылары Сәләй Вәгыйзов музей-йортында булды

Самара өлкәсе Татар Байтуганы авылы мәктәбенең беренче сыйныф укучыларын тантаналы линейкадан соң укытучылары Фәния Сәләхова белән бергә Сәләй Вагыйзов музей-йортына чакырганнар. Бу хакта «Самара татарлары» хәбәр итте.

«1 сентябрь – безнең барыбыз өчен дә аеруча мөһим бәйрәм. Кемдер тәүге тапкыр 1 сыйныфка бара, ә кемдер, мәктәпне тәмамлап, инде студент буларак югары уку йортына килә. Укытучылар өчен дә, ата-аналар өчен дә җаваплы чор. Күпме генә еллар үтмәсен, без барыбыз да бу көнне, туган мәктәбебезне, укытучыларыбызны искә алабыз», – дип яза Сәләй Вәгыйзов исемендәге музей комплексы җитәкчесе Нурания Абзалова.

Ел саен, Татар Байтуганы мәктәбендә тантаналы линейка узганнан соң, беренче сыйныф укучыларын укытучылары Фәния Сәләхова һәм әниләре белән бергә Сәләй Вәгыйзов музей-йортына чакыралар. «Фәния Фәткулла кызының эш стажы зур. Бәйрәм өстәле артында утырабыз, мин балаларга мәктәптә укыган чагыбыз, бер-беребезгә ярдәм итешүебез, өлкәннәрне һәм нәниләрне хөрмәт итүебез турында сөйлим. Балалар игътибар белән тыңлап, минем белән килешеп утыра», - ди ул.

Нураяни Абзалова Сәләй Вәгыйзовның авыр балачагы турында сөйләгән. «Бернигә дә карамастан, ул һәрвакыт белем алырга омтылган. Мин дә кунакларны укырга өндәдем. Бәйрәм бүләксез булмый. Укучыларны котлап, гаиләбез исеменнән бүләкләр тапшырдым. Хәерле сәгатьтә, кадерле балалар», – дип яза Сәләй Вәгыйзов исемендәге музей комплексы җитәкчесе Нурания Абзалова.

Читайте на 123ru.net