World News in Tatar

Томскида Обь елгасы буе татарларына багышланган чарада Хәмитов укулары була

8 ноябрьдә Томск шәһәрендә Татар мәдәнияте үзәге «Обь елгасы буе татарлары: тарих һәм хәзерге заман» төбәкара тарихи һәм туган якны өйрәнү конференциясен үткәрә. Бу хакта Татар мәдәнияте үзәге «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Конференция кысаларында Томск шәһәре Татар бистәсендә яшәгән сәүдәгәр, меценат, җәмәгать эшлеклесе Кәрим Хәмитов истәлегенә багышланган III Хәмит укулары (тарихи һәм туган якны өйрәнү укулары) узачак.

Конференцияне Томск өлкәсе администрациясе, Томск өлкәсе Мәдәният департаменты, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татар мәдәнияте үзәге» өлкә дәүләт автономияле мәдәният учреждениесе, Томск шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе оештыра.

Конференциядә катнашу өчен түбәндәге шартларны үтәргә кирәк:

  • 2024 елның 20 октябреннән дә соңга калмыйча «Татар мәдәнияте үзәге» өлкә дәүләт автоном мәдәният учреждениесе, 634050, Томск шәһәре, Максим Горький урамы, 35 йорт адресы буенча урнашкан оештыру комитетына яисә oguk.ctk@mail.ru е-mail адресына «Төбәкара конференция» тамгасы белән гариза җибәрергә;
  • 2024 елның 27 октябреннән дә соңга калмыйча оештыру комитетына докладның тезисларын (1-2 басма бит) тапшырырга, анда докладның төп идеяләрен күрсәтергә.

Читайте на 123ru.net