World News in Tatar

Владимир Путин Дуров турында: Безнең аңа карата бернинди дәгъвалар булмады

Россия хакимиятенең Telegram мессенджерына нигез салучы Павел Дуровка карата бернинди дәгъвалары да юк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Владивостокта IX Көнчыгыш икътисади форумының пленар сессиясендә чыгыш ясаганда белдерде. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Бездә аңа (Павел Дуровка – Т-и иск.) карата ниндидер дәгъвалар булмады. Беләм, аңа (Telegram мессенджерына) карата күп илләр ягыннан дәгъвалар булды – платформаны үз эшчәнлеге белән зыян китерә ала (икътисадка яки куркынычсызлык өлкәсендә теге яки бу дәүләтләргә) торган ниндидер кешеләр, структуралар билгеле бер рәвештә куллануын исәпкә алып», - дип билгеләде Россия лидеры.

Шул ук вакытта Путин, бизнесмен тоткарлану сәбәпле, Франция җитәкчелеген, төрле интернет-платформаларга карата сайланучан мөнәсәбәттә гаепләде.

«Россия Хөкүмәтенең дә аңа (Telegram мессенджерына - Т-и иск.) карата ниндидер сораулары булырга мөмкин иде, дип уйлыйм. Ләкин барлык платформаларның да мондый гөнаһы бар. Дуровка карата мондый чаралар кулланалар икән, димәк башкаларны да ябарга, кулга алырга кирәктер <...>. [Франция] хакимиятләренең гамәлләре аңлаешлы түгел, чөнки алар сайланучан характерлы», - дип уртаклашты РФ Президенты.

Путин шулай ук Дуров белән Мәскәүдә күп еллар элек бер тапкыр очрашуын билгеләп үтте һәм күптән түгел Азәрбайҗан башкаласы Бакуга сәфәре вакытында аның белән сөйләшүе турында хәбәрне кире какты.

Telegram мессенджерына нигез салучыны 24 августта Азәрбайҗаннан очып килгәч Париж янындагы Ле-Бурже аэропортында тоткарладылар. Дуровның шул исәптән Франция гражданлыгы да бар. Соңрак, 28 августта, аңа гаепләү белдерделәр һәм бизнесменга суд күзәтчелеге билгеләделәр. Павел Дуровка Франция территориясеннән чыгу тыела, ул атнага ике тапкыр полиция участогына килеп билгеләнергә тиеш була.

Читайте на 123ru.net