World News in Tatar

«Ак Барс» өчен яңа хоккей сезоны «Яшел дерби»да җиңелүдән башланды

Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Континенталь хоккей лигасының 2024-2025 елгы сезонның беренче уенында оттырды. «Ак Барс» сезонны «Яшел дерби»дан башлады, ягъни Казан командасы үзенеке кебек үк уен формасында яшел төс булган «Салават Юлаев»ка каршы уйнады. Матч Уфада булды һәм 5:3 исәбе белән тәмамланды.

«Ак Барс» бу сезонга яңа баш тренер һәм капитан белән аяк басты. Баш тренер – Әнвәр Гатиятуллин, капитан – Дмитрий Яшкин.

Беренче периодның икенче минутында исәп ачылды, беренче алканы «Салават Юлаев» һөҗүмчесе Глеб Кузьмин кертте (1:0). Бераздан «Ак Барс» уенчысы Семён Терехов та алканы көндәш капкасына керткән иде, тик ул, тимераякка бәрелеп кергәнгә, исәпләнмәде. Унҗиденче минутта Нэйтан Тодд «Салават Юлаев»ны тагын бер алкага алга чыгарды (2:0).

Икенче периодның ундүртенче минутында «Ак Барс»ның яңа һөҗүмчесе Александр Барабанов гол кертте (2:1).

Өченче периодның ундүртенче минутында исәп тигезләште, Казан командасы күпчелектә уйнаганда, Ник Петан гол кертте (2:2). Берничә секунд үтүгә, Ярослав Цулыгин яңадан Уфа командасын алга чыгарды (3:2). Унҗиденче минутта Уфа командасы һөҗүмчесе Александр Хмелевский гол кертте (4:2). Унтугызынчы минутта «Ак Барс» уенчысы Артём Галимов Казан командасының артка калышуын киметте (4:3). Периодның соңгы минутында Шелдон Ремпал алканы «Ак Барс»ның буш капкасына кертте (5:3).

Командалар составы:

«Салават Юлаев»

  • Самонов (Вязовой);
  • Ливо – Хмелевски – Тодд, Хафизуллин – Василевский;
  • Ремпал – Шаров – Кузьмин, Зоркин – Цулыгин;
  • Сучков – Пименов – Нәбиев, Панин – Газимов;
  • Гуськов – Ефремов – Хохряков, Варлов – Комаров.

«Ак Барс»

  • Билалов (Мифтахов);
  • Барабанов – Петан – Яшкин, Юдин – Миллер;
  • Коршков – Семёнов – Кошелев, Лямкин – Яруллин;
  • Галимов – Сафонов – Терехов, Журавлёв – Марченко;
  • Крутов – Кателевский – Бабенко (Җамалтдинов), Евсеев.

«Ак Барс»ның киләсе уены Түбән Новгород шәһәрендә узачак. «Торпедо» командасына каршы матч 7 сентябрьдә 17:00 сәгатьтә башлана.

Читайте на 123ru.net