World News in Tatar

Татарстанда сайлау участокларында гриппка каршы вакцинация пунктлары ачыла

Татарстанда 8 сентябрьдә VII чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау уза. Бу көнне сайлау участокларында гриппка каршы вакцинация пунктлары ачыла. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Филатов «Татар-информ»да матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Казанда метро станцияләре янында унынчы көн мобиль бригадалар эшли, алар гриппка каршы прививка ясый. Ә 60 яшьтән өлкәнрәкләр пневмококк инфекциясеннән дә вакцинация уза ала. Бу көннәрдә 6 меңнән артык кеше вакцинация узган», - дип сөйләде спикер.

Казандагы алты метро станциясе янындагы вакцинация пунктлары август ахырыннан эшли башлады. Алар көн саен иртәнге 8дән 19 сәгатькә кадәр «Авиатөзелеш», «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Боҗра», «Җиңү проспекты» һәм «Имәнлек» станцияләре янында эшли. Монда 18 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем паспорт күрсәтеп прививка ясата ала.

Филатов сүзләренчә, вакцинацияләүнең нәтиҗәлелеге 90-95 процент. «Бу коллективларны инфекция таралудан саклау өчен җитә. Вакцинация иммунитет булдыра. Грипп белән авырсаң да, чирнең катлаулы узу ихтималы кими», – дип белдерде ул.

Читайте на 123ru.net