World News in Tatar

Татарстанда сайлау көнендә тавыш бирүчеләр арасында 12 айфон һәм 1 автомобиль уйнатыла

Татарстан сайлаучылары 8 сентябрьдә #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга республика фотоконкурсында катнаша ала.

Россиядә Гаилә елына багышланган конкурс сайлау участоклары ачык булганда, 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итә. Катнашу өчен сайлау участогы фонында (бина эчендә түгел) гаилә белән фотога төшәргә яки селфи ясарга кирәк. Сурәттә тавыш бирүдә катнашучыларга бирелә торган махсус беләзек күренергә тиеш.

Аннары фотографияне шул ук көнне социаль челтәрләрдәге шәхси сәхифәгә 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр куярга кирәк. Шулай ук #ВсейСемьейнавыборы #ТатарстанАлга мәҗбүри #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга хештэглары куелырга тиеш.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, конкурста Татарстанда даими «прописка»лары булган сайлаучылар гына катнаша ала. Катнашучының аккаунты яки шәхси бите һичшиксез ачык булырга һәм 18 яшьтән өлкәнрәк физик затныкы булырга тиеш.

Конкурс көнендә 13 бүләк уйнатыла — 8.00-19.00 сәгатьләрдә 12 IPhone15 иясе ачыкланачак, ә 20.20 дә Lada Vesta автомобилен кем отканы билгеле була. Әмма, оештыручылар ачыклык керткәнчә, соңгысын үткәрү вакыты үзгәрергә мөмкин. «Төгәл вакыт 2024 елның 8 сентябрендә «ВКонтакте»да «ТатарстанАлга» бергәлегендә игълан ителәчәк», - диелә хәбәрдә.

Барлык призлар 8 сентябрьдә ТНВ телеканалында турыдан-туры трансляция вакытында уйнатыла, «Вконтакте»дагы «ТатарстанАлга» бергәлегендә кабатланачак. Барлык мәҗбүри шартлар белән «ТатарстанАлга» фотоконкурсы бергәлегендә, «2024 елның 8 сентябрендәге фотоконкурс кагыйдәләре» бүлегендә танышырга мөмкин.

*Фотоконкурс лотерея һәм реклама булып саналмый, фотоконкурста катнашу түләүсез һәм ирекле нигездә башкарыла.

Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә уза.

50 депутат партия исемлекләре буенча һәм шул кадәр үк — бермандатлы округлар буенча сайлыйлар.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе «Яңа кешеләр», «ЛДПР - Россия Либераль-демократик партия», «Гадел Россия — Патриотлар — Дөреслек өчен» «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Коммунистик партиясе» сәяси партияләре исемлеген теркәде.

100 депутат мандатына 397 кандидат дәгъва итә.

Читайте на 123ru.net