Патяшина Сovid-19 турында: Авырулар саны арта, ләкин ниндидер куркыныч күрмибез
Татарстанда Covid-19 авыруы кискен тын юллары авырулары (ОРВИ) кебек җиңел формада уза, яңа коронавирус инфекциясенең авыр очраклары санаулы гына. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.
«Covid-19 белән авыручылар арта. Әмма иң мөһиме, без аның авыр формалары артуын күрмибез», - дип сөйләде республика буенча баш санитария табибы.
Патяшина искәрткәнчә, пандемия чорында каты авыручылар күп булган, ә аннары вирус мутацияләнгән һәм җиңелрәк формада уза башлады.
«Шуңа күрә бүген без яңа коронавирус инфекциясеннән ниндидер куркыныч күрмибез. Үсеш бар, әмма эпидимия сезоны да башланды. Без искитәрлек бернәрсә дә теркәмибез», - диде ул.