World News in Tatar

Татарстанда 3 млн тонна ашлык җыеп алганнар

Татарстан аграрийлары 3 млн тонна ашлык җыйган, уртача уңдырышлылык гектардан 28,8 центнер тәшкил итә. Республиканың 41 районында бөртеклеләрне җыю дәвам итә. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә .

«Узган көндә Татарстанда 85 мең тоннадан артык авыл хуҗалыгы культуралары суктырылды», диелә хәбәрдә.

Бөртекле культураларны җыюны Спас районында төгәлләделәр инде. Монда игенчеләр 100 мең тоннага якын ашлык җыеп алган, уртача уңдырышлылык гектардан 28,5 центнер тәшкил итә.

Урып-җыю кампаниясен беренче булып Әтнә районы төгәлләде, анда 60 мең тоннага якын ашлык җыелган, уртача уңдырышлылык – гектардан 34,3 центнер.

Читайте на 123ru.net