World News in Tatar

Фәрит Мөхәммәтшин Пушкинның Казанга килүенә багышланган истәлек тактасы ачты

Бүген Казанның Карл Фукс йортында Александр Пушкинның 1833 елда шәһәргә килүенә багышланган мемориаль скульптура композициясен ачтылар. Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская катнашты.

Скульптура композициясе ботаклы агачтан (имән) гыйбарәт. Аның ботакларында Казан Кремле сурәтләнгән, ә аста карлыгачлар оча. Аңа: «Бу йортта 1833 елның 7 (19) сентябрендә Казан университеты профессоры К. Ф. Фукста бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин кунак булган» дип язылган.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Скульптура композициясен ачу «рус шигърияте кояшы» булган Александр Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышлана. Бу уңайдан быел бөтен Россия буенча күпсанлы чаралар уздырыла.

«Фукс шәһәр халкы арасында хөрмәт казанган була, аеруча татарлар арасында, алар аны «табиб Фукс» дип йөрткән. Шагыйрь мирасына хөрмәт йөзеннән тагын бер истәлек тактасы ачабыз. Бу вакыйга күпмилләтле рус мәдәниятенең гуманистик идеалларын ныгытуга, тарихи хәтерне саклауга хезмәт итәчәк. Барыгызга да саулык телим! Гаилә иминлеге, тынычлык, яхшы кәеф булсын! Алга таба да шулай дәвам итәргә язсын һәм бар изге эштә дә уңышлар! Бик зур рәхмәт!» – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Бу скульптура ачылгач, бина монументаль, мемориаль рәвеш ала. Тормыштагы төрле авырлыкларга да карамастан, Пушкин һәйкәлләре булдырыла һәм бу безнең илдә генә түгел. Чыннан да, Пушкин – безнең бар нәрсәбез», – диде Ирина Александровская.

Читайте на 123ru.net