World News in Tatar

«Татарстан» журналы республиканың иң яхшы биш фольклор ансамблен атады

«Татарстан» журналы «Татмедиа» янындагы скверда уздырган концертта басма версиясе буенча республикабызның иң яхшы фольклор ансамбльләре исемнәрен атады. Җиңүчеләрне журнал укучылары онлайн-тавыш бирүдә билгеләгән.

«Бүген безнең тармак алдына куйган төп бурычларның берсе — милләтара тематиканы тирәнтен өйрәнү һәм яктырту, аудиториягә Россиядә һәм Татарстанда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, мәдәнияте, тарихы, үзенчәлекләре турында мәгълүмат җиткерү», – диде «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова.

«Риваять» төрки-татар этнотөркеме

Фото: © «Татар-информ», Җәмил Сәлимгәрәев

«Татарстан» журналының иң яхшы ансамбльне сайлау буенча уздырган тавыш бирүдә 12 меңгә якын кеше катнашты. Дәгъвачылар арасында бөтен республикадан 26 коллектив булган. Басма рус, татар, мордва, чуваш ансамбльләре, шулай ук редакция сайлавы номиниацияләрен раслаган.

«Безнең журналга 103 ел инде. Һәм шушы 103 ел дәвамында без республиканың бөтен район-авыллары буйлап йөрибез һәм һәр авыл клубында авылның җаны булган ансамбльләр эшләгәнен күрәбез», – дип сөйләде «Татарстан» журналының баш мөхәррире Татьяна Вафина.

Чистай шәһәренең Рус җыры театрының халык коллективы

Фото: © «Татар-информ», Җәмил Сәлимгәрәев

Иң яхшы татар фольклор коллективы булып Сарман районыннан «Чишмә» ансамбле табылды. Ул 2 300 тавыш җыйган. Барлык тавышларның чиреген диярлек Чистай шәһәреннән Рус җыры театры халык коллективы җыйган һәм ул иң яхшы рус фольклор ансамбле булды. Иң яхшы мордва ансамбле булып Чирмешән районыннан «Лемзер», керәшен ансамбле булып Кайбыч районыннан «Тәңкәләр» коллективлары табылды. Ә редакция үзе Кама Тамагы районыннан «Сандугач» ансамблен сайлаган.

«Мин аларны әбиләр һәм апалар дия алмыйм. Мин аларның барысына да «кызлар» дип эндәшәм, чөнки алар актив һәм позитив», – дип сөйләде үзенең коллективы турында «Чишмә» ансамбленең сәнгать җитәкчесе.

Урамда узган концертта тавыш бирү нәтиҗәсендә җиңгән ансамбльләр, «Риваять» төрки-татар этнотөркеме һәм Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова чыгыш ясады.

Читайте на 123ru.net