World News in Tatar

Татарстанда бераз яңгыр һәм +26 градуска кадәр җылы көтелә

Бүген, 7 сентябрьдә, Татарстанда аномаль эссе һава торышы саклана. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез урыны белән яңгыр яварга мөмкин, әмма Казанда явым-төшем ихтималы юк.

Җил төньяк-көнбатыштан исә, секундына 5-10 метр тизлектә фаразлана. Көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр җитә.

Татарстанда һава температурасы +21..+26 градуска кадәр (Казанда +24 градуска кадәр) күтәреләчәк.

Читайте на 123ru.net