World News in Tatar

Иран Президенты Казанга БРИКС саммитына киләчәк

Иран Президенты Масуд Пезешкиан Казанга БРИКС саммитына киләчәк. Моннан тыш, аның Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуы планлаштырылган. Бу хакта ТАСС Иранның Россиядәге илчесе Казем Джалилига сылтама белән хәбәр итә.

«Әйе, ул Казанда БРИКС саммитында катнашыр дип уйлыйм. Хәзер без әлеге сәфәр ике яклы мөнәсәбәтләр өчен файдалы һәм уңышлы булсын өчен әзерләнәбез», — диде ул.

Россия лидеры белән сөйләшүләрдән тыш, Пезешкиан башка дәүләтләр башлыклары, Иран җәмәгатьчелеге белән очрашачак. Шулай ук аның саммитта чыгышы көтелә.

БРИКС саммиты Казанда 2024 елның 22-24 октябрендә уза. Халыкара вакыйгага 36 дәүләт лидерына чакырулар җибәрелде.

Читайте на 123ru.net