World News in Tatar

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Бердәм тавыш бирү алдыннан тынлык көне турында искәртте

7 сентябрьдә төн уртасында Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда агитация чоры тәмамланды. Бу хакта республика Үзәк сайлау комиссиясендә искәрттеләр.

Бердәм тавыш бирү көненә кадәр бер тәүлек кала агитация чаралары үткәрү, җәмәгатьчелек фикерен сорашып белешү мәгълүматларын, тавыш бирү нәтиҗәләренә кагылышлы фаразлар белдерү һәм сайлауларга бәйле башка тикшеренүләр үткәрү тыела.

Сораштыруларны халыкка чыгаруны тыю 8 сентябрьдә 20.00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак — нәкъ менә шул вакытта тавыш бирү тәмамлана.

Татарстан VII Дәүләт Советына депутатлар сайлау 8 сентябрьдә уза.

50 депутат партия исемлекләре буенча һәм шул кадәр үк — бермандатлы округлар буенча сайлыйлар.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе «Яңа кешеләр», «ЛДПР - Россия Либераль-демократик партия», «Гадел Россия — Патриотлар — Дөреслек өчен» «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Коммунистик партиясе» сәяси партияләре исемлеген теркәде.

100 депутат мандатына 397 кандидат дәгъва итә.

Барлык сайлау участоклары 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Читайте на 123ru.net