World News in Tatar

«Әкият» курчак театры Мәскәүдә Әлфия Авзалова турында спектакль күрсәтә

3 октябрьдә Мәскәүдә «Әкият» татар дәүләт курчак театры «Әлфия» спектаклен тәкъдим итә. Ул легендар җырчы, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың биографиясенә нигезләнеп язылган. Бу хакта Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Телеграм-каналында хәбәр ителә.

Спектакль 1996 елгы вакыйгалардан башлана, ул вакытта җырчы каты авыруга каршы көрәшә. Операциядән соң аңына килгән геройның хатирәләре тамашачыны җырчының балачагына алып кайта. Спектакльдә сөйләшмиләр, ул татар җырларыннан тора, диелә хәбәрдә.

Спектакльнең режиссеры – Илгиз Зәйниев.

Читайте на 123ru.net