World News in Tatar

Татарстанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өйдә тавыш бирә ала

Мөмкинлекләре чикле татарстанлылар, шулай ук мондый кешеләрне тәрбияләүчеләр участок сайлау комиссияләре әгъзаларын өйләренә чакырып тавыш бирә ала. Бу хакта «Татарстан Онлайн» эфирында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.

«Бу хокуктан безнең сайлаучылар 8 сентябрьдә 14.00 сәгатькә кадәр файдалана ала. Көндезге сәгать 2гә кадәр сез шалтыратып, участок сайлау комиссиясенә гариза язып, туганнарыгыз, дусларыгыз аша хәбәр итә аласыз. Һәм комиссия мондый тавыш бирүне өйдә оештыра. Нәкъ менә җитди сәбәбе булган кешеләр өчен», - дип ассызыклады Кондратьев.

Читайте на 123ru.net