World News in Tatar

«Ак Барс» хоккейчылары отты һәм яңа тренерлары Әнвәр Гатиятуллинга 200нче җиңү китерде

Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Түбән Новгородның «Торпедо»сына каршы уенда җиңде. Бу уен «Ак Барс» өчен яңа сезонның икенче уены булды, беренчесендә Казан командасы оттырган иде. Матч Түбән Новгородта узды.

Уен башында бер минут тынлык белән 13 ел элек булган фаҗигане искә алдылар, хоккейчылар түшенә 07.09.11 язулы кара тасма рәсеме төшерелгән иде. Бу көнне, Ярославль шәһәренең «Локомотив» хоккей командасы очкан самолет авиаһәлакәткә очрап, команда һәлак булды.

«Торпедо» командасы составында узган сезонда «Ак Барс» өчен уйнаган хоккейчылар да бар иде: Дмитрий Кагарлицкий, Евгений Свечников һәм Вячеслав Войнов. Соңгысы хәзер Түбән Новгород командасы капитаны.

Беренче периодның уникенче минутында «Торпедо» һөҗүмчесе Василий Атанасов исәпне ачты (1:0).

Икенче период башланды гына, «Торпедо» һөҗүмчесе һәм Казан хоккей мәктәбе шәкерте Евгений Свечников алканы элекке командасы капкасына кертеп куйды (2:0). Периодның соңгы минутында «Ак Барс» уенчысы Артём Галимов гол кертте (2:1).

Өченче периодның өченче минутында «Ак Барс» капитаны Дмитрий Яшкин исәпне тигезләде (2:2).

Уенның төп вакыты тигез исәп белән тәмамланды, өстәмә вакытта голлар булмады. Җиңүчене билгеләр өчен уенчылар, капкачы белән бергә бер калып, буллит бәрде. Буллит бәрүләрдә Казан командасы өстен чыкты (2:3).

Әлеге матчта «Ак Барс»ның яңа баш тренеры Әнвәр Гатиятуллин Континенталь хоккей лигасында 200нче җиңүен яулады.

Командалар составы:

«Торпедо»

  • Бочаров (Кульбаков);
  • Гончарук – Почивалов – Свечников, Филлипс – Бокун;
  • Атанасов – Летунов – Кагарлицкий, Силаев – Войнов;
  • Артамонов – Ларионов – Линч, Кирсанов – Конюшков;
  • Воронин – Белевич – Фирстов, Шавин – Бреус.

«Ак Барс»

  • Мифтахов (Билалов);
  • Барабанов – Петан – Яшкин, Юдин – Миллер;
  • Коршков – Семёнов – Кошелев, Лямкин – Яруллин;
  • Галимов – Сафонов – Терехов, Журавлёв – Марченко;
  • Дыняк – Кателевский – Бабенко (Җамалтдинов), Евсеев.

«Ак Барс»ның киләсе уены Омск шәһәрендә узачак. «Авангард» командасына каршы матч 9 сентябрьдә 16:30 сәгатьтә башлана.

Читайте на 123ru.net